Выбрать открытку с поздравлением на день рождения
В данном разделе открытки и картинки с днем рождения, которые вы можете скачать абсолютно бесплатно или отправить их через любую популярную сеть. Порадуйте близкого человека поздравлением на день рождения, подарите ему кучу приятных эмоций, пусть ему будет приятно!
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм! Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын. Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм! Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын! Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! туган конгэ, туган конгэ котлаулар, туган конгэ татарча, татарча котлаулар туган конгэ, туган конгэ котлау, туган конгэ сузлэр, туган конгэ уз сузлэрен белэн, туган конгэ хатын кызга, котлаулар туган конгэ уз сузлэрен, котлау сузлэре туган конгэ, туган конгэ котлаулар уз сузлэрен белэн, кызга туган конгэ котлаулар, туган конгэ телэклэр, котлаулар туган конгэ хатын, татарча котлаулар туган конгэ уз, котлаулар туган конгэ хатын кызга, татарча котлаулар туган конгэ уз сузлэрен, татарча котлаулар туган конгэ уз сузлэрен белэн, туган конгэ шигырьлэр, туган конгэ открыткалар, туган конгэ жырлар, кызыма туган конгэ, туган конгэ энигэ, татарча котлаулар туган конгэ хатын, шигырь туган конгэ, татарча котлаулар туган конгэ хатын кызга, туган конгэ шигырьлэр татарча, туган конгэ открытка, кызыма туган конгэ телэклэр, котлаулар туган конгэ ир кешегэ, татарча открыткалар туган конгэ, туган конгэ жырлар татарча, туган конгэ матур, туган конгэ жыр, ир атка туган конгэ, татарча котлаулар туган конгэ ир, котлаулар туган конгэ ир атка, туган конгэ дустыма, туган конгэ апага, энигэ туган конгэ котлау, котлаулар туган конгэ энигэ, телэклэр туган конгэ уз сузлэрен, татарча котлаулар туган конгэ ир атка, котлау сузлэре туган конгэ энигэ, татарча телэклэр туган конгэ, улыма туган конгэ, сценария туган конгэ, яшь хатын кызга котлаулар туган конгэ, котлаулар туган конгэ яшь, туган конгэ уеннар, котлаулар туган, татарча котлаулар, туган кон, котлаулар ир атка, туган кон котлаулар, татарский язык слово, ир атка, туган кон белэн, Җәйнең матур көннәрендә Син дөньяга килгәнсең. Көзләрең дә язлар булып, Кышларың да җәйдәй булсын, Йортыңда нур балкысын, Бәхет, шатлык тулып торсын, Кояш гел елмаеп торсын Олыгайган көннәрдә. *** Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. *** Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең – … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә. Сине яратып, хөрмәт итеп, … *** Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим. Гел шатлыкта гына узсаң иде Сикәлтәле тормыш юлларың. Бу тормышның дустым үз законы, Таләпләре аның бик кырыс. Табаласың икән бәхетеңне, Югалтмаска аны син Поздравления Подруге С Днем Рождения Супруга Прикольные тырыш. Тынычлыгың булсын күңелеңдә, Эшләрең дә барсын, гөрләсен. Гомер буе синең йөрәгеңдә Яшәү дәрте сүнми дөрләсен. Яшик әле алда гомер барда, Якын дуслар булып яратып. Син яхшы дус та, сердәш тә, Кыскасы, син, шәп кеше. Бу гомерләр искән җилләр кебек Сизелмичә үтеп китәләр. Гомер юлларында бәхет теләп Гел елмайсын якты иртәләр. Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа Тән сихәте бирсен гомергә Насыйп булсын әле озак еллар Кунак булып җирдә йөрергә… Ерак калмады язга да, Кояш яктырак карый. Җылы язлар килгән чакта Йөрәккә сөю дәшә, Син дә шулай гомер буе Сөеп, сөелеп яшә! Тәбриклибез сезне чын күңелдән, Котлы булсын туган көнегез. Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен, Шау бәхеткә тулсын өегез! Бүлешәбез барлык шатлыкларны, Бөтенебез бергә җыелып. Гомерегезнең олы вакыйгасы Күңелләрдә калсын уелып! Үзегез дә гүя безгә Ни кирәген белгәнсез — Туып кына калмагансыз, Язны алып килгәнсез. Шатлык белән бәхет белән Озак гомер сөрегез, Кадерен белеп яшәүнең, Матур гомер итегез, 60, 70, 80, 90, 100гә кадәр җитегез! Матур тормыш, сәламәтлек теләп Туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән, озын гомер белән Яшәвеңне генә телибез. Матур яз аенда тугангамы, Күңелеңдә һәрчак изгелек. Кылган яхшылыгың кире кайтып, Күрсәң иде үзең игелек. Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә, Тыныч булсын һәрчак күңелең. Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа Кояшларга тиңе гомернең. Кояш көлсен, язлар сиңа Кочак-кочак чәчәк китерсен Язлар белән бергә бәхет килсен, Шатлыкларга шатлык өстәлсен. Һәр көн сине котлап кояш чыксын, Сине назлап җилләр иссеннәр. Яшәү матурлыгы, яме булып Көн артыннан көннәр үтсенәр. Күңел күгең һәрчак аяз булсын, Читләп үтсен сагыш-борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, Аннан кадерлерәк нәрсә бар. Туган көнең-юбилеең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык, куанычлар Күңел тынычлыгы телибез. Юлларыңа ак бәхетләр яусын, Шатлык балкып торсын йөзеңдә. Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын — Шул теләкләр бездән үзеңә. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Май кояшы нурын сипкән кебек, Ташып-тулып килсен бәхетең. Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын, Чынга ашсын хыял, өметең. Котлы булсын, … туган көнең, Кояш кебек Слова Поздравления С Днем Рождения Подруге Прикольные балкый йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән Үтсен синең гомер көзләрең. «Сәламәтлек, бәхет, шатлык Булсын иде, — диләр күбрәк». «Дөнья мәшәкате күмгән, Ял итәсен, — диләр — сирәк». Гаиләң матур дөньяң җитеш, Эзләгәнең таптың, димәк. Шуннан да зур бәхет булмас, Сиңа тагын нәрсә кирәк? (Нәфисә Сабирҗанова) Салкын карлы кышта тусаң да син, Яз кояшы һәрчак күңелеңдә. Һәрвакытта йөзең көләч булсын, Балкып яшә гомер-гомергә. Теләкләрнең кайсын теләсәк тә Аз булыр күк синең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгең — Без калабыз шушы теләктә. Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын, Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын, Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен, Гомер юлың еракларга дәвам итсен. Бу көн шулай куңелледер — Син туганга, Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга. Хисләр ташый йөрәк түреннән, Саф теләкләр булып түгелә. Торыш юлын уз син шатлык белән, Авырлыклар юлдаш булмасын. Озын юлда баскан эзең калсын Вак яңгырлар аны юмасын. Кеше гомере артык озын түгел, Кошлар гына озын гомерле. Авырмыйча, тазалыкта яшә Ходай биргән шушы гомерне. Котлы булсын бәйрәмең, Тыныч булсын кунелең, Шатлык-сөенечләр белән Тулы булсын гомерең! Ә саулык ул-озын гомер, Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы! Мәхәббәт җимешең, хыялыңдагы серле Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим! Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.